Капитал салулар планы билгеләнде

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Район җитәкчелеге тарафыннан киләсе елга җирлекләргә капитал салулар планы билгеләнде.

Мәсәлән, 2013 елда финанслауның бөтен чыганаклары исәбенә, 69 млн сум акча (шуның 59,8 млн сумы – республика бюджетыннан) файдалану планлаштырыла, дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары З. Рәшитова. Мәдәният учреждениеләрен төзүгә һәм ремонтлауга шул акчаларның 38 проценты юнәлтеләчәк. Планнарда – Әбсәләм авылында авыл мәдәният йортын төзү, Бәйрәкә авылында “Гобәйдия” музей комплексын яңарту, Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләрен, юлларны һәм күперләрне, табиблык амбулаторияләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау, торак пункт һәм зират территорияләрен төзекләндерү, карт агачларны кисү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International