Урыссуда музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының район семинары узды

2020 елның 13 марты, җомга

3 нче сыйныфта " Музыкаль инструментлар. Флейта" темасына ачык дәрес күрсәтелде.

Укытучы Шәмсиева А.Ф. дәрестә белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры китереп, төрле укыту алымнары һәм методлары кулланды. Дәреснең барлык этаплары да бер-берсенә бәйләнгән, эзлекле һәм логик иде. Дәрестә күрсәтмә, дидактик тарату материалыннан нәтиҗәле файдалану да, укытуның техник чаралары да, дәреснең гамәли юнәлеше дә бар иде. Вәлиуллина Г. Э. һәм Гәрәева Г. Э. тарафыннан Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Поклонимся великим тем годам” дип аталган , катнашучыларның күңелләрен кузгаткан әдәби-музыкаль композиция әзерләнгән иде. 10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучысы Г.Э. Гәрәева Җиңү көненә значок-брошь ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Алга таба олимпиада биремнәрен сайлап алу буенча ресурс үзәге эшләде. Үткәрелгән семинарга анализ коллективның югары оештыру һәм һөнәри эшен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International