Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мөхәлләфә Мияссар кызы Гәрәевага бүген 95 яшь тулды.
Байлар авылында дөньяга килгән кызның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, ул белем алудан баш тартмый. Бөгелмә шәһәрендә укытучылар мәктәбен тәмамлый. Озак еллар мәгариф системасында эшли. Моннан җитмеш ел элек кавышкан ире Мәхмүт ага белән алар алтмыш ел гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгы вафат булганга ун ел вакыт узган. Әмма Мөхәлләфә апа бүген дә аны юксына, сагынып искә ала.
- Җир йөзендә озак яшәсәм дә, әле гел яшәмәгән кебек. Язлар белән күңел тагын яңара. Күңелдә яңа уй-теләкләр туа, - дип сөйли юбиляр.
Без озын гомерле якташыбыздан озак яшәүнең сере нидә дип сорамыйча кала алмадык. “Ирем яхшы булды. Балаларым беркайчан да бочуга салмады”, - диде Мөхәлләфә әби. 95 яшьлек ветеран балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.
Тыл хезмәтчәне Мөхәлләфә Мияссар кызы Гәрәеваны туган көне – гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котлады. Чач чәчле әниләрен балалары да купшы чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары