Ибәтулла Гаянов “Идарәче компания” җәмгыятендә дүртенче разрядлы слесарь-сантехник булып 2010 елдан алып эшли.
Якшәмбе, 15 мартта, Россиядә халыкка көнкүреш уңайлыклар күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Казан шәһәренең 4 санлы училищесында токарь һөнәрен үзләштергән Ибәтулла Гаянов башкаланың үзендә һәм Яр Чаллы шәһәре җитештерү тармакларында тәҗрибә туплый. Ул “КамАЗ” заводында слесарь-җыючы булып эшли. Ютазы районына килеп төпләнгән Ибәтулла Солтан улы берара Тукай исемендәге җәмгыятьтә электр-газ белән эретеп ябыштыручы вазифасын башкара. Һәм “Идарәче компания” җәмгыятенә эшкә килгәненә дә ун елдан артык вакыт узып киткән.
Ибәтулла Гаянов белән без Урыссу бистәсе Пушкин урамындагы 107 санлы йортта очрашттык. Әлеге күп фатирлы торак бина подъездларында агымдагы ремонт эшләре башланган. Безнең гәҗит кунагы үз хезмәттәшләре – слесарь-сантехниклар, балта осталары, штукатур-малярлар белән яшәүчеләрнең тормыш шартларын тагын да яхшырту максатында чаралар күрә иде.
- Безнең хезмәттәшебез Ибәтулла Солтан улы эш дәверендә үзен төгәл башкаручы һәм белемле белгеч итеп танытты. Үз белгечлеге буенча яхшы теоретик һәм практик белемгә ия булуы аңа торак-коммуналь хуҗалыкта эшне оештырырга һәм катлаулы шартларда тыныч һәм эзлекле эшләргә мөмкинлек бирә. Ул үзенең бай тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша, яшь белгечләрнең остазы булып тора. Кешеләр белән аралашканда дустанә һәм ачык йөзле, игътибарлы һәм әдәпле. Аның тагын бер өстенлеге шунда ки, ул беркайчан да шәхси вакыты белән исәпләшми. Торак-коммуналь тармак бит ул алдан әйтеп булмый торган юнәлеш – кайда һәм нинди системада авария килеп чыкмасын, без һәрвакыт аңа таянабыз һәм ышанабыз, - дип канәгатьлек хисе белән билгеләп узды коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе Гөлфия Абдуллина.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары