2020 елның 16 мартында Урыссу-Октябрьский күпере янында «Тоннель» рейды үткәрелде!

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 16 мартында 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр, Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче километрында Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау. Автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы маршрут транспорт чараларын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Автобусларның техник торышы, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру өчен кирәкле барлык документациянең булуы тикшерелде. 76 автомашина туктатылды, 13 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Рейд барышында автобус йөртүчеләр юл куйган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады. Ә башка автомобильләрдә алгы як пыялаларына куелган, күренүчәнлене начарайткан пленка булу, машина йөртү таныклыгы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү, транспорт чарасы белән куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозып идарә итү, пычранган номерлы автотранспорт белән идарә итү, автомобиль хуҗаларының ОСАГО мәҗбүри иминиятләү таләпләрен үтәмәве кебек кагыйдә бозулар ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International