Урыссуда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен бүләкләделәр

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген район хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә ТКХ хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды.

Күпьеллык хезмәте, торак-коммуналь хуҗалык системасы предприятиесен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Теплосервис» МУПның баш инженеры Әхмәтов Фәрит Нурулла улы бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты «Идарәче компания» ҖЧҖ дворнигы Куцевол Надежда Аркадьевнага, «Идарәче компания» ҖЧҖ слесарь-сантехнигы Гаянов Ибәтулла Солтан улына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International