Ютазылы Илмир Латыйпов - өченче урында

2020 елның 17 марты, сишәмбе

2020 елның 14 мартында Бөгелмә шәһәрендә «Бөгелмә марафоны» традицион республика ярышлары узды.

Ярышларда 400дән артык кеше катнашты һәм алар 5, 15, 30 чакрым арада ирекле стиль белән көч сынашты. Узышларда тренер Таһир Гыйздетдинов кул астында шөгыльләнүче Ютазы чаңгычылары да катнашты. Ир-егетләр арасында 30 чакрым дистанциядә Илмир Латыйпов өченче урынны алды.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International