Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен тарих хатирәләрен саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Сугыш юллары аша узыйк» дип исемләнгән патриотик квиз-уен үткәрделәр.
Уен барышында ике командага да сугыш тарихы төпкеленә төшәргә кирәк булды. Уенда катнашучылар җиде тур биремнәрен үтәде. Һәр дөрес җавап өчен команда бер балл алды. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын яхшы белүләрен, эрудицияле булуларын һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, хәвефле сугыш еллары “сәхифәләрен актардылар”. Безнең буын өчен Бөек Ватан сугышы тарихы бик якын һәм дулкынландыргыч. Хатирәләр кабат- кабат безне үткәннәребезгә кайтара... Безгә, исәннәргә, ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм каһарманлыгын истә тотарга васыять ителде. Аларны онытмау – безнең бурычыбыз!
Уен үткәннәрне һәм киләчәкне берләштерүче «Сугыш юллары аша узыйк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән тәмамланды.