2006-2007 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелегендә 220 спортчы катнашты.
«Атлант» клубы самбочылары өч - беренче һәм ике өченче урыннарны яуладылар һәм апрель аенда Кстово шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен юллама алдылар.
Игонина Софья, Садыйкова Милана, Сәйфуллин Әбделкәрим - 1 урынны яулаучылар. Корольков Александр һәм Кузьмин Кирилл - 3 урынга лаек булучылар. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.