Ютазы мәктәбе укучылары республика бәйгеләрендә бик актив катнаша.

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Ютазы мәктәбе укучылары республика бәйгеләрендә бик актив катнаша. 

Быел мәктәпне тәмамлаучы Д. Ковракова (җит. Г. Гәрәева) Әлмәт шәһәрендә узган “Бишенче тәгәрмәч” табигый һәм яраксыз материаллардан кул эшләнмәләренең республика күргезмәсендә “Рус стилендә курчак” номинациясендә беренче урынны алды. Республиканың мәктәптән тыш эш үзәге һәм “Азино” балалар иҗаты үзәге тарафыннан Казанда уздырылган “Татарстан – минем туган төбәгем” рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать буенча Республика бәйгесендә “Табигый материаллар” номинациясендә җиденче сыйныф укучысы А. Низамиева (җит. Г. Гәрәева), “Тылсымлы уен – сәйлән картиналар” номинациясендә – сигезенче сыйныф укучысы Р. Мәҗитова (җит. Р. Сабирҗанова) җиңү яуладылар. Бишенче сыйныф укучысы Р. Ганиева (җит. Г. Гәрәева) “Төрле төстәге җепләр” номинациясендә катнашучы таныклыгына лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International