«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча үзләренә карата, шулай ук үз гаилә әгъзаларының (ир белән хатын һәм балигъ булмаган балалар) керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Ютазы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Ютазы муниципаль районы Советының кадрлар секторы мөдире, Ютазы муниципаль районы прокуроры урынбасары И. Н.Габдрахманов белән берлектә җирле үзидарә органнарының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җаваплы затлары катнашында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тутыру соравы буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Прокурор урынбасары И.Н. Габдрахманов , әлеге белешмәләрне прокуратура тикшерүе барышында килеп чыккан хаталарга басым ясап, чакырылучыларны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча методик рекомендацияләр белән таныштырды. Методик рекомендацияләрнең тексты белән Россия Хезмәт министрлыгы сайтында, «Консультант Плюс» мәгълүмати-белешмә системасында, шулай ук Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында «Противодействие коррупции» бүлегендә танышырга мөмкин.