Ютазы муниципаль районында техник тикшерүләр

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Ютазы муниципаль районында техник караулар үткәрү графигы нигезендә сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру башланды. Алар РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, № 1013 «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау турында»гы карары белән расланган машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә үткәрелә.

Техник тикшерү вакытында кешеләр тормыш һәм сәламәтлеген тәэмин итү, милекне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәве, машиналарны теркәү кагыйдәләрен һәм техник үзйөрешле машиналарны үткәрү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә.

2020 елның 18 мартында техник карауга «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үз транспорт чараларын тәкъдим итте. 12 берәмлек техника: автотөягечләр, тракторлар һәм тагылмалар бер рәткә тезелде. Техник карау барышында 10 берәмлек техника тикшерүне уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. Ике берәмлек техникага техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен, конкрет срокларны күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International