Киңәшмәдә халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән өзлексез тәэмин итү проблемасы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар кибетләрдә ажиотаж булуга карамастан, кытлык өчен алшартлар юк, дип билгеләп үттеләр. Складларда товар җитәрлек, өстәмә товар белән тәэмин итүгә заявкалар ясалган.