Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия утырышында катнашучыларны район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Илнара Гыйлаҗева Урыссу бистәсендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
Алар, асылда, бүлеп бирелә торган җир участоклары мәйданы белән бәйле. Илнара Марат кызы депутатлар игътибарына шәхси торак төзелеше өчен җир участогын – 500-2000, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 2000-5000 квадрат метр зурлыкта бүлеп бирү тәкъдимен җиткерде. Утырышта катнашучылар әлеге фикер белән килештеләр.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы