Бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча районның даими комиссиясе утырышында башкарма комитетының территориаль бүлеге начальнигы Айгөл Магамедова “2019-2023 елларда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне хуплау һәм үстерү” муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында чыгыш тотты.
“Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм” соравы буенча республика киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгын үтәп, Ютазы районында югарыда телгә алынган муниципаль программага үзгәрешләр кертелде. Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү өчен максатлы күрсәткечләр билгеләнде, - дип билгеләп узды ул.
Бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча районның даими комиссиясе рәисе Илдар Гәрәев кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшен координацияләү максатында эшче төркем оештыру тәкъдиме белән чыкты. Утырышта катнашучылар әлеге идеяны хуплап чыкты.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы