Иске Урыссу авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мөсәвәрә Шәрифулла кызы Сөнәгатуллина бүген күн сандагы кунакларны кабул итте. Ул үз балалары, оныклары, элекке хезмәттәшләре, районнан килгән кунаклар арасында гомер бәйрәмен билгеләп узды.
- Туган авылында сөргендә йөргән гаиләнең бер әгъзасы мин, - дип балачак елларын зур дулкынлану аша искә төшергән Мөсәвәрә апаның, кулак баласына санап, аны октябрь сафларына кабул итмәгәннәрен сөйләгәндә, күзләренә килеп тыгылган яшьләрен көч-хәл белән тыеп калды. Нәкъ менә шушы көчле рухлы була белгәнгә күрә үз гасырларында күпне күргән сугыш чоры балалары тормышта югалып калмаган да инде. Алар бүгенге яшь буынга башларын горур тотып сөйләрдәй гомер юлы узган шәхесләр. Хәтере сәгать кебек эшләүче Мөсәвәрә Шәрифулла кызын туган көне белән котларга дип килгән элекке хезмәттәше Роза Садыйкова: “Мондый кешеләр исән булганда, авылларның тарихын барлап калырга кирәк”, - диде. Чыннан да, Мөсәвәрә апа үз язмышын гына түгел, туган авылы, аның кешеләре турында да бик күп белә. Туксан яшьлек әби бүгенге тормыш хәлләреннән дә хәбәрдар. Ил һәм дөнья сәясәте турында сәгатьләр буена әңгәмә корырга мөмкин.
Яшәү дәрте ташып торган, бар булган тормышына рәхмәтле була белгән хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Мөсәвәрә Шәрифулла кызы Сөнәгатуллинаны олуг юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, район сукырлар оешмасы рәисе Гөлнара Әбилтарова, Иске Урыссу авыл мәктәбе җитәкчелеге һәм балалары тәбрик итте.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары