Ютазы районында язгы кыр эшләре башланды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары бүген уҗым культураларын тукландыруга кереште.

Агымдагы елда хуҗалыкта көзге игеннәр 500 гектар мәйдан били.

Шул исәптән Подгорный зонасында урнашкан 167 гектарлы уҗым бодае кырында Руслан Зарипов үзйөрешле сиптергеч белән көзге игеннәрнең һәр гектарына 150-200 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә. Аны өстәмә сый белән тракторда Дамир Шафигуллин тәэмин итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов сүзләренчә, районда уҗым культуралары тулы күләмдә исән. Агымдагы елда алар барлыгы 5157 гектар мәйдан били һәм аларның уңышлы тернәкләнеп китүен тәэмин итү өчен һава торышы мөмкинлек тудыру белән дә тукландыра башлау алшарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International