Урыссулы Миңнекамал Мостафинага - 90 яшь

2020 елның 20 марты, җомга

Шушы көннәрдә хезмәт ветераны Миңнекамал Газиз кызы Мостафинага туксан яшь тулды.

Тумышы белән ул Чик-Бүләк авылыннан. Иртә әтисез калган кыз бала сукырайган әнисенең хәлен җиңеләйтү өчен 10 яшендә үк колхоз басуына чыгарга мәҗбүр була - чәчә дә, ура да, урманнан утын һәм торф ташырга да мәҗбүр була. 1945 елда почтальон булып эшли – ике авылда халыкка хезмәт күрсәтә, күпмедер вакыт сарыкчылык фермасында тир түгә.

Чик-Бүләк авылы таркалганнан соң, Миңнекамал апа гаиләсе белән Урыссу бистәсенә күчеп килә. Ун елдан артык юбиляр медицина өлкәсендә эшли. Лаеклы ялга элекке Урыссу бемит заводыннан чыга.

Миңнекамал апа шушы көнгә кадәр мөстәкыйль тормыш белән яши. Аның йорты чисталыктан балкып тора. Бакчада эшләргә яраткан ветеран җиләк-җимеш һәм гөмбә сезонын да читтә калдырмый. Ел саен ул балалары белән бергә урманга йөри, кышка табигый байлыклардан запас туплый.

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән тыл хезмәтчәне Миңнекамал Газиз кызы Мостафинаны район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Хризантема чәчкәләре, кыйммәтле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән җылы теләкләр – юбилярыбыз үзенә шундый зур игътибардан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International