Язгы каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Бала - төп пассажир!» профилактик чарасы үткәрәчәк.
2020 елның 19-31 мартында, мәктәп язгы каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Бала - төп пассажир!” чаралар комплексын уздыра.
2020 елның 2 аенда Ютазы районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. 8 яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, алар буенча мәгълүмат мәгариф учреждениеләренә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылган.
Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга да юнәлдереләчәк.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кисәтә: Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәр балаларны - алгы утыргычта, 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен беркеткеч җайланмалар кулланып кына рөхсәт ителә. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен беркеткеч җайланмаларны 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.