Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетының конкурслар турында мәгълүматы

2020 елның 20 марты, җомга

ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне түбәндәге конкурсларда катнашырга чакыра:

1. «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта без эзлебез” - гаиләдә “нәсел җебе” традицияләрен саклап калуга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурс 3 этапта уза:

- муниципаль этап -19.02.2020 - 30.03.2020;

- зональ этап - 6.04.2020 - 11.04.2020;

- республика этабы - 15.04.2020 - 15.05.2020.

Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.

2. «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы тарихи аң һәм патриотизм хисен тәрбияләүгә, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс 2020 елның 19 февраленнән 20 апреленә кадәр уза. Барлык теләүчеләр 5 яшь төркеме буенча катнаша:

1 төркем - гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары;

2 төркем - гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;

3 төркем - гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;

4 төркем -18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар;

5 төркем - 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

Конкурска, 1 яшь төркемендә катнашучылардан тыш, бары тик шәхси тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә. Җиңүче һәр яшь төркемендә билгеләнә.

3. «Татарстан тормышыннан бер көн» фото-акциясе туган як тарихына карата кызыксынуны саклап калуга һәм үстерүгә, ТР Архив фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән тулыландыруга, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоальбомын ясауга

юнәлтелгән. Профессиональ фотографлар да, фотога төшерү белән мавыгучылар да катнаша ала. Вакыйгаларны, хезмәт көннәрен һәм республика районнары, шәһәрләр, авыллар һәм аерым кешеләр тормышының истәлекле мизгелләрне гәүдәләндергән фотоэшләр 2020 елның 27 маенда, ТАССР төзелү турында декрет игълан ителгән көнне генә кабул ителә. Катнашу өчен документлар тапшыру вакыты: 09.03.2020 - 01.04.2020. Эшләрне тапшыру вакыты 27.05.2020-08.06.20. Катнашучыларның эшләре читтән торып 9.06.2020 - 30.06.20 бер этапта карала.

4. Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы коммерцияле оешмаларның архивларының алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

"Коммерциячел булмаган оешма һәм Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – гавами хакимият органы архивының иң яхшы архивы коммерцияле булмаган оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

Бу конкурсларның максаты - коммерцияле (коммерцияле булмаган) оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату, РФ Архив фонды документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 13 мартына кадәр кабул ителә.

Конкурс 2020 елның 17 февраленнән алып 23 апреленә кадәр 2 этапта үткәрелә:

- 12.03.2020 - 31.03.2020;

- 14.03.2020 -15.04.20.

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар көтә.

Конкурсларны үткәрү турында Нигезләмәләр белән arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International