Ютазылылар, сез үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр итә аласыз!

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

16-27 март көннәрендә Бөтенроссия "Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!” акциясенең беренче этабы узачак.

Акциягә Ютазы районы эчке эшләр бүлеге дә кушыла. Чараның төп максаты -оператив-профилактик чара барышында наркотик һәм психотроп матдәләр белән эшләү, аларны сатучыларны һәм үзләрендә саклаучыларны ачыклап, шундый затларны җинаять җаваплылыгына тарту. Акция барышында шулай ук балалар һәм яшүсмерләр белән очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International