2020 елның 24 мартына һава торышы фаразлары

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 23 март кичендә, төнлә һәм 24 мартта түбәндәгеләр көтелә: - төнлә-иртән урыны белән кар (Казанда да), - төнлә-иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начараеп, буран (Казанда төнлә-иртән); - көчле җил, төнлә секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда да), көндез урыны белән 15-17 метрга кадәр; - бозлавык (Казанда төнлә-иртән); - юлларда бозлавык, кар көртләре, кар “боткасы “ (Казанда да).

Болытлы. Төнлә-иртән явым-төшем, урыны белән көчле (кар, юеш кар, яңгыр); күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начараеп, буран; урыны белән бозлавык; җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метрга кадәр, көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр . Көндез юеш кар һәм яңгыр; җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 метрга кадәр, урыны белән 15-17 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -3 ..-8º, һава температурасы иртән-көндез +1..+4º. Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар “боткасы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International