Урыссудан Киселевлар гаиләсендә – юбилей елы

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Туксан яшьлек Леонид Иванович Киселев 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын гына каршы алмый, ул, Ходай Тәгалә кушып, тормыш иптәше Римма Григорьевна белән гаилә корып яши башлауларының 65 еллыгын да билгеләп үтәчәк.

Күрше Азнакай районында туып-үскән һәм гомеренең күп өлешен Ютазы районында уздырган тыл хезмәтчәне Леонид Ивановичны олуг юбилее – 90 яше белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова район җитәкчелеге Аяз Шафигуллин һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук шәхсән үз исемнәреннән җылы теләкләр һәм бүләкләр генә тапшырып калмадылар. Алар озак еллар җитештерү тармагында хезмәт куеп, Урыссу руда булмаган материаллар табу предприятиесеннән 70 яшьтә генә лаеклы ялгы чыккан хезмәт ветеранының күкрәген бизәүче күп сандагы медальләр сафын тагын бергә арттырып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Россия Федерациясе медален дә беркеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International