1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Саклану министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе игълан ителә.
Акция Ватан өчен көрәшкән туганнар истәлеген сугышка кадәр, сугыш чорындагы, сугыштан соңгы фотосурәтләрне , шулай ук гаилә архивларыннан булган вакыйгаларны бастыру юлы белән мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы Көчләренең Төп храмы комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.
Катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://foto.pamyat-naroda.ru/ .