Ул Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан оештырылган. Акция планетаның табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Чара җирле вакыт белән 20: 30 сәгатьтә башлана.
» Җир сәгате " — халыкара символик акция, аның барышында WWF планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе итеп утны һәм көнкүреш электр приборларын бер сәгатькә сүндерергә чакыра. Бу кешелек тарихында иң массакүләм глобаль акция - 2019 елда җир сәгатендә 188 ил һәм 2 млрд. тан артык кеше катнашты. Яктыртылышны бөтен дөнья буенча 18 000 тирәсе бина һәм корылма сүндерде. 2009 елдан башлап акция Россиядә уза, ә узган елда аңа 30 млн.га якын россияле кушылды. Сез дә кушылыгыз