Урыссуда беренчел профсоюз оешмалары конференциясе үтте

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 25 мартында Ютазы районында муниципаль учреждениеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмаларының хисап-сайлау конференциясе булып узды. 

Конференция район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина катнашында үтте.
Ютазы районының дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасында бүгенге көндә 128 әгъза исәпләнә һәм алар дүрт башлангыч профсоюз оешмасында берләшкән. Агымдагы елда профсоюз оешмаларын ныгыту чараларын көчәйтергә, башлангыч профсоюз оешмаларын арттыру буенча чаралар күрергә кирәк. 
Яңа сайланган профсоюз активына үзара аңлашу, җайга салынган һәм нәтиҗәле эш теләделәр.
Татарстан Республикасы Ютазы районында Республика профсоюз оешмасының  ышанычлы заты Зөлфия Әгълиева материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International