Тукай исемендәге ҖЧҖдә техник тикшерү үткәрелде

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 26 мартында Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге җәмгыятьнеке булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булуга һәм машиналарның техник торышының контроль-диагностика приборларын кулланып, куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 13 берәмлек техника тикшерүне уңышлы үттеләр һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. 4 берәмлеккә техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Техник тикшерү узганнан соң, хуҗалык механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International