Татарстан аграрчылары республика халкын игълан ителгән ял көннәрендә дә барлык кирәкле продуктлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкләр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән авыр хәлдә дә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризыклар булсын өчен тырышалар, бу, әлбәттә, ихтирамга лаек.

Шуны искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы № 206 Указын үтәү йөзеннән 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге көннәр, хезмәткәрләрнең эш хаклары сакланган килеш, эш булмаган көннәр итеп билгеләнде. Әмма гражданнарның көнкүрмешен һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эше элеккеге режимда дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International