Бөтенроссия "Минем тарихым - минем Татарстаным" иҗади эшләр конкурсы

2020 елның 27 марты, җомга

Ютазы районы халкын «Минем тарихым – минем Татарстаным " Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы турында тарихи хатирәне саклау, туган як тарихын өйрәнүнең әһәмиятен тулы аңлауны формалаштыру, үсеп килүче буынның укыту-танып-белү һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә архивларыннан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.

Эшләр "Туган як", «Туган җир», «Искиткеч кешеләр», «Минем гаиләм», "Көчле коллективта – безнең киләчәгебез» номинацияләрендә башкарылырга мөмкин. Конкурста 12 яшьтән башлап барлык теләүчеләр катнаша ала.

Катнашучыларның эшләре «Минем тарихым – минем Татарстаным " (http://100.tatarstan.ru) электрон халык альманахы сайтында урнаштырылачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар (ноутбуклар, планшетлар, кәрәзле телефоннар) белән бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүчеләрнең эшләре «Минем тарихым - минем Татарстаным! басмасында дөнья күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International