Хөрмәтле гражданнар!

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин кушуы буенча, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, түләү вакыты 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карарны 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озайту турында карар кабул ителде. Түбәндәге түләүләрне бирү озайтылачак:

юл йөрүгә айлык акчалата түләү;

хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең өстәмә компенсациясе;

18 яшькә кадәрге, даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

хроник бөер эшчәнлеге җиткелексезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалау урынына бару чыгымнарын компенсацияләү.

Беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүне һәм торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирүне озайту өлешендә хәбәр итәбез, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең тиешле норматив хокукый акты көтелә.

Югарыда күрсәтелгән түләүләрне бирүне озайту турында норматив хокукый актлар кабул ителгәннән соң, аларның үз көченә керүе турында мәгълүмат өстәмә рәвештә биреләчәк.

Югарыда санап үтелгән түләүләрне кабат озайту өчен социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Телефон: 8 (85593) 2-79-26

Республика матди ярдәм үзәгенең Ютазы муниципаль районындагы

бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International