Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары! Безнең районда яңа коронавирус инфекциясе таралудан халыкны саклау өчен, барлык чаралар күрелә һәм күреләчәк.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары тарафыннан гражданнарның авыруын кисәтү һәм аларга ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар кабул ителде.
28 марттан 5 апрельгә кадәр - эш атнасы дип игълан ителмәгән атнаны өйдә, гаилә белән үткәрергә кирәк. Ашыгыч зарурлыгы булмаганда, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бару тыела. Барыгызны да бу вазгыятькә аңлаешлы мөнәсәбәт күрсәтергә чакырам.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: хезмәткәрләрнең , эшчеләрнең иминлеге, профилактика чаралары турында кайгыртыгыз.
Өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә, социаль яктан якланмаган гражданнар категорияләренә игътибар итүегезне сорыйм. Аларны игътибарсыз калдырмагыз! Үзизоляция режимын тайпылышсыз үтәгез.
Медицина һәм социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга, халыкны кирәкле барлык товарлар белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм азык-төлек җитештерү предприятиеләре җитәкчеләренә, сәүдә вәкилләренә рәхмәт белдерәм.
Килеп туган теләсә кайсы вазгыятьтә гражданнар җирле үзидарә органнары һәм районның барлык тормыш тәэмин итү хезмәтләре ярдәменә һәм булышуына исәп тота алалар. Кайнар линия, социаль хезмәткәрләр һәм иреклеләр отрядлары эшли, кирәкле карарлар кабул итү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту өчен оператив штаб утырышы көн саен үткәрелә.
Барлык район халкына мөрәҗәгать итәм: профилактика чараларын үтәгез, үз сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның саулыгы турында кайгыртучанлык күрсәтегез! Ышанам, без бергәләп теләсә нинди инфекциягә каршы тора алырбыз.