Урыссу балалары – «Карга боткасы» бәйрәмендә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Урыссуның 2 санлы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә татар халкының иң популяр бәйрәмнәренең берсе булган “Карга боткасы” бәйрәмен уздырганнар.

Икенче өлкән төркемдә тәрбияләнә торган малайлар һәм кызлар һәр язны, күчмә кошлар килгәндә үткәрелә торган күңелле бәйрәмнең эчтәлеге һәм тарихы турында тыңлаганнан соң, алар кызыклы уеннарда катнашты, халык биюләрен башкарды. Ахырда, бәйрәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен генә уздырылса да, карга боткасы белән башка төркем нәниләре дә сыйланды. Балаларга мондый күңелле бәйрәмне татар теленә өйрәтүче тәрбияче Ләйсән Солтанова һәм музыка җитәкчесе Резеда Гәрәева оештырган.

Илмира ГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International