Коронавирус таралу шартларында узган атна ахырында Урыссу поселогында һәм башка торак пунктларда урнашкан күп фатирлы йортларның подъездлары дезинфекция чаралары белән эшкәртелә башлады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина рәислегендә бүген оператив штабта йортларның подъездларын көн саен зарарсызландыру мәсьәләсе куелды. Әйтик, «Идарә итүче компания» ҖЧҖ балансындагы күп фатирлы йортларда бүген 64 подъезд эшкәртелгән. «Восток» ТМШ җитәкчесе Рамил Канзафаров сүзләренә караганда, бөтен торак фонд эшкәртелгән. Ә бу 48 күп фатирлы йорт дигән сүз. Коммуналь оешмалар җитәкчеләре дезинфекция чараларының җитмәве күзәтелмәвен хәбәр иттеләр, аларны алдан сатып алганнар.