Күзәтчелек ведомствосы республика халкын шәхси аңлылык күрсәтергә һәм күрелә торган чараларга җаваплы карарга чакыра.
Балалары , хәрәкәт өчен билгеләнгән тыюларны бозып, урамга өлкәннәрсез чыккан ата-аналарны, җәза көтә. Бу хакта «Татар-информ» ТР МА прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Урамда яки җәмәгать урыннарында өлкәннәр күзәтчелегендә булмаган балаларның ата-аналарына «Балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан үтәлмәү» маддәсе буенча административ җәза яный.
Күзәтчелек ведомствосы республика халкыннан шәхси аңлылык күрсәтүне һәм күрелә торган чараларга җаваплы карауларын сорый.