Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Шәһәр тибындагы Урыссу поселогында яшәүчеләрнең Ык елгасы аша күперне капиталь ремонтлау буенча күп санлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле һәм күперне техник тикшерү буенча махсус оешма тарафыннан 2016 елда башкарылган тикшерү нәтиҗәләре буенча - күпернең төп конструкцияләренең техник торышы канәгатьләнмәслек дип бәяләнә. 2019-2020 елларда кыш җылы булганлыктан, күпер конструкцияләре коррозиягә дучар булган, металл конструкциядә ярыклар барлыкка килгән, бетон нигезләре критик хәлдә . Асфальт-бетон катламында 15 см тирәнлектәге, 30 см киңлектәге аркылы ярыклар, 30 см тирәнлектәге, 65 см киңлектәге уемнар барлыкка килгән.

Шуңа бәйле рәвештә, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Урыссу-Октябрьский юлы буенда Ык елгасы аша Урыссу бистәсе ягыннан юлны тимербетон блоклар урнаштырып ябу турында хәбәр итә.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 2,7 км озынлыктагы Урыссу – Октябрьский автоюлы региональ әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларына карый һәм «Главтатдортранс»ДКУ оператив идарәсе карамагында. Әлеге юллар буенча ел әйләнәсендә йөрүне тәэмин итү юл эшләре программасы буенча автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны агымдагы карап тотуга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына гамәлгә ашырыла. Ык елгасы аша салынган Башкортстан Республикасы белән чиктәш урындагы күпер «Главтатдортранс» ДКУ оператив идарәсекарамагында түгел һәм әлеге күперне Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына карап тоту мөмкин түгел.

Шулай ук хәзерге вакытта Әбсәләм авылы аша урау юл барлыгы турында билгеләп узабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International