Ютазы районында автобуслар туктатылды

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татартсан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән бүгенге көннән алып аерым күрсәтмә булганчы республикада тулаем үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

- Бүгенге көннән алып 5 апрельгә кадәр Ютазы районында Иске Каразирек, Бәйрәкә, Кәрәкәшле авылларына маршрут автобуслары йөрү туктатылды, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов.

Республика Хөкүмәте бүген кабул иткән карар барлык яшьтәге гражданнарга да кагыла. Йогышлы авыруның таралуын чикләү максатында күрелә торган көчәйтелгән чаралар вакытында йорттан ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, якында урнашкан даруханәгә, азык-төлек кибетенә генә чыгарга рөхсәт ителә. Моннан тыш, чүп чыгарырга һәм 100 метр радиуста этне йөртергә ярый. Эшкә бару өчен кешенең кулында пропуск яки белешмә булырга тиеш.

Илмира ГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International