Корылманың баланс тотучысы - «Башнефть» һәм Ютазы районы администрациясе автомобильчеләрнең куркынычсызлыгы өчен юл полотносын ремонтларга планлаштыра.
Урыссу-Октябрьский трассасындагы Ык елгасы аша күперне, юл полотносын тәртипкә китергәч, ике атнадан соң ачачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин хәбәр итте.
"Күпернең ябылуын нигәдер коронавирус белән бәйлиләр, әмма ул экспертлар бәяләмәсе нигезендә 2016 елда ук авария хәлендә дип табылды. Кышның җылы булуын һәм анда зур чокырлар барлыкка килүен исәпкә алып, юл хәрәкәте иминлеге куркынычы туды", - диде Шафигуллин.
Аның сүзләренә караганда, күпер «Башнефть» балансында тора, һәм корылманы вакытлыча ябу турындагы карар Башкортстандагы коллегалар белән килешенеп кабул ителгән. «Мин “Башнефть“ вәкилләре белән очраштым, күперне вакытлыча ябарга карар кылынды. Без бу чокырларны ремонтларга һәм транспорт хәрәкәтенә юл ачарга килештек. Ике атна дәвамында, кешеләр йөри алсын өчен, юл полотносын ремонтлау эшләре тәмамланыр дип уйлыйм», – дип аңлатты «Татар-информ»га Башкарма комитет җитәкчесе.
Аяз Шафигуллин күпер буенча хәрәкәт җиңел машиналар өчен генә ачылачак, чөнки күпернең гамәлдәге конструкцияләре дә тузган, дип ассызыклады. Елга янында транспорт чараларының биеклеген чикләүче конструкцияләр урнаштыру планлаштырыла.
Республикалар чигендә күперне бөтенләй ябарга планлаштырылмый, чөнки ютазылылар еш кына Октябрьский шәһәренә сәфәр кыла. «Безнең Башкортстан ут күршеләребез белән мөнәсәбәтләр бик якын, без еш кына бер-беребезгә кунакка йөрибез, күпер бик кирәк, шуңа күрә аны озакка ябу планлаштырылмый», – дип нәтиҗә ясады ТР Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Башкортстанны Татарстан белән тоташтыручы күпер буенча Covid-19 тибындагы коронавирус таралуны профилактикалау чараларын көчәйтү аркасында юлны япканнар дигән мәгълүмат пәйда булган иде. Хәзерге вакытта күрше республика белән транспорт элемтәсе Әбсәләм авылы аша алып барыла, автомобильләргә урап йөрергә туры килә.
Фото: архив