"Пятерочка» казанлыларга фермер продуктларын кибетләрдән китерүне тәкъдим итә

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Пятерочка» сәүдә челтәре Казандагы «Доставка. Пятерочка" челтәре кибетләреннән азык-төлек китереп бирү сервисын эшләтеп җибәрде. Бу хезмәт Татарстан башкаласының Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында күрсәтелә. Сервис кысаларында Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин: ит, казылык эшләнмәләре, ярымфабрикатлар, сөт, сыр, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчә, чәй һәм башка күп ашамлыклар.

"Доставка. "Пятерочка» хезмәтеннән файдалану өчен мобиль кушымтасын AppStore һәм Google Play платформаларында урнаштырырга кирәк. Анда азык-төлеккә бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга челтәрдә уза торган федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә, шулай ук «Выучай-карта» лояльлек баллар программасының баллары икеләтә исәпләнә. Заказларны кибеттә җыялар һәмул курьерлар тарафыннан ишеккә кадәр китерелә. Түләүне кушымтада банк картасы ярдәмендә генә башкарып була. Барлык заказлар да шул ук көнне үтәлә.

«Без, хәзерге вәзгыятьтә кирәкле сервисны эшләтеп җибәреп, тагын да якынрак һәм уңайлырак булырга тырышабыз. "Пятерочка" коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм хезмәткәрләрне һәм сатып алучыларны яклау өчен профилактик чаралар комплексын тормышка ашыра. Кибетләрдә даими дезинфекция үткәрелә, ә китереп җиткерү курьерлары арасында тән температурасын даими үлчәү җайга салынган, шулай ук алар дезинфекция салфеткалары белән тәэмин ителгән», - дип сөйли «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров.

Моннан тыш, яңа типтагы коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, сәүдә челтәре үз кибетләренең биналарын дезинфекцияләүгә карата таләпләрне катгыйландырган. Барлык тәэмин итүчеләр дә үз җитештерү мәйданчыкларында югары профилактика чаралары кулланалар.

. Продукция ышанычлы төргәкләнгән бүлү үзәкләренә керә һәм кабул иткәндә катгый контроль уза. Кибетләрдән товар ташучы машина йөртүчеләр өчен яңа эш кагыйдәләре кертелгән, бу башка хезмәткәрләр белән үзара аралашуны минимальләштерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International