Начар метеорологик күренешләр: 6 апрельдә кичен, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле җил көтелә, урыны белән көчәйгәндә, секундына 15-20 метр (Казанда секундына 18 метрга кадәр), төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр. Минималь һава температурасы төнлә -3..-6˚. Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында -бозлавык.