Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә рөхсәтнамә бирү тәртибе.
1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр (алга таба - рөхсәт) бирү механизмын җайга сала.
2. Рөхсәт Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче (анда килүче) затларга (алга таба – гражданнар), теркәлгән махсуслаштырылган сервиста бирелә.
3. Махсуслаштырылган сервиста теркәлү өчен гражданин 2590 номерына «РЕГИСТРАЦИЯ#ФамилияИмя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания» тексты белән түләүсез СМС - хәбәр җибәрә. Мәсәлән: РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#9219632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9.
Әлеге пунктта күрсәтелгән СМС-хәбәр җибәрү персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык дигәнне аңлата.
Әтисенең исеме булган очракта күрсәтелә; паспортның сериясе һәм номеры пробелларсыз һәм билгеләрсез (без знаков) күрсәтелә; адрес сыйфатында торак пунктның исеме, урам исеме, йорт номеры, фатир номеры күрсәтелә.
4. Мәгълүматны эшкәрткәннән соң гражданин җавап төрендә СМС-хәбәрләр аша теркәлүнең уникаль кодын ала.
5. Махсус сервиста теркәлгән граждан, рөхсәт алу өчен, «Цель» тексты белән, түбәндәге очракларның берсен сайлап алып, 2590 номерына СМС-хәбәр җибәрә:
1) судка бару;
2) балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына илтү (белем бирү оешмасыннан алып китү);
3) медицина яки ветеринария оешмасына бару;
4) мәрхүмнәрне җирләүдә катнашу;
5) паспорт алу / паспортны тергезү;
6) дачага (шәһәр читендәге йортка) бару / дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;
7) кредит оешмаларында һәм почта бүлекчәләренә бару;
8) эшкә сәләтсез туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр китерү, аларга ярдәм күрсәтү;
9) яшәү урыны (тору урыны) үзгәрү.
6. Хәрәкәт, җавап рөхсәт кәгазенең уникаль кодын һәм аның гамәлдә булу чорын күрсәтеп СМС-хәбәр алганда рөхсәт ителгән дип санала.
7. Яшәү урыны (тору урыны) үзгәргәндә, шулай ук дачага чыгу датасы дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту датасына туры килмәсә, әлеге Тәртипнең 3 пункты нигезендә кабат теркәлү таләп ителә.