Аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр, 7 апрельдә кич белән урыны белән 17 метрга кадәр.Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-7˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+7˚.