Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Ә. Шафигуллин Урыссу район үзәк хастаханәсенә килеп китте

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе районда коронавирус инфекциясе теркәлү очрагына маршрутларны карады.

Бүгенге көндә Урыссу район үзәк хастаханәсенең беренче катында 20 урынга боксланган бүлек (реанимация белән) әзерләнгән.

Температуралы, ОРВИ, көчле бронхит һәм пневмониягә шикләнелгән авыруларны аерым бүлмәдә, аерым керү юлы буенча кабул итәләр. Авыруларны тикшерәләр һәм стационар дәвалану таләп ителмәсә, алга таба үзизоляцияләү шартларында терелү өчен, өйләренә озаталар. Бары тик унынчы көндә, COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә генә пациенттан коронавируска мазоклар алалар. Уңай нәтиҗә булган очракта, аны изоляцияләнгән бокска озаталар.

Хастаханәдә COVID-19 инфекциясе теркәлү очрагында, кирәкле бөтен нәрсә бар. Боксланган бүлек стационарда куллану өчен алты ИВЛ аппараты белән җиһазландырылган. Һәм кирәк булган очракта, транспортировкалау тибындагы ике ИВЛ аппараты бар. Барлык кирәкле медикаментлар һәм үз-үзеңне саклау чаралары запас белән бар. Поликлиника югары әзерлек режимында эшли.

Исән-сау булыгыз! Барыгызның да тыныч булуыгызны һәм үзизоляцияләү режимын саклавыгызны сорыйбыз!

Кайнар линия 2-60-83, 2-61-28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International