«Татарстанның 100 легендар бренды» өчен тавыш бирүгә йомгак ясалды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Конкурсның ике этабы барышында республика халкы 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Татарстан АССРы төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» дигән масштаблы халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Конкурс 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында республика халкы, 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Проект, шул исәптән, озак еллар Татарстан файдасына хезмәт иткән, аның чәчәк атуына ярдәм иткән төрле тармак коллективларына хөрмәт күрсәтүне дә максат итеп куйган иде.

20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр узган беренче этап барышында татарстанлылар 16 тармакта яраткан брендлары өчен тавыш бирделәр һәм нәтиҗәдә 57 иң яхшысын билгеләделәр. Сәнәгать өлкәсендә дәгъвачылар арасында көрәш аеруча кискен булып чыкты.

1 мартта старт алган икенче этап барышында ТР халкы төбәкнең 43 районында берәр брендны сайлады. Шулай итеп, бу этапта бер кеше 43 тапкыр тавыш бирә алды.

«Тавыш бирүнең активлыгы буенча Алексеевский, Мөслим, Баулы, Яңа Чишмә районнары алда бара, тавышлар саны буенча икенче урында – Буа, Лаеш һәм Саба районнары», – дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар.

Яңа типтагы Covid-19 инфекциясе - коронавирус таралу шартларында, проект, шул исәптән, татарстанлыларга, тискәре яңалыкларга каршы берләшү мөмкинлеге бирде, дип өстәде конкурс инициаторлары.

Шул ук вакытта кайчагында оештыручылар фальсификация ясарга маташучыларны теркәгән. Кайбер муниципалитетларда виртуаль IP-адреслардан яки Россиядән читтә урнашкан адреслардан күпләп тавыш бирү булган. Нәтиҗәдә, күп тавыш җыйган кайбер катнашучыларның нәтиҗәләре юкка чыгарылды.

Тавыш бирүнең йомгаклау нәтиҗәләре сайтта урнаштырылган –http://http://100brand.ru/

https://www.tatar-inform.ru/news/society/07-04-2020/p..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International