Начар метеорологик күренешләр: иртән, көндез 2020 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метр (Казанда секундына 15-18 метр) тизлектә көчле җил көтелә. Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә 0..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+16˚.