"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы турында
Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы район Советының 2015 елның 11 сентябрендәге 43 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Татарстан Республикасы Ютазы район Советының “Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү турында” карары проекты буенча ачык тыңлаулар нәтиҗәләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Ютазы район Советы карар кабул итте:
1. 1 нче кушымта нигезендә «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын кабул итәргә.
2. Әлеге карар һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын "Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәвенә алу турында" 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән тәртиптә муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органында теркәргә.
3. Әлеге карарны һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын рәсми бастырып чыгаруны (халыкка җиткерүне), «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставында каралган тәртиптә, муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органының территориаль органыннан кергән көннән соң 7 эш көненнән дә соңга калмыйча тәэмин итәргә.
4. Әлеге карар һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставы әлеге карарның 3 пунктында каралган тәртиптә рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткерелгәннән) соң үз көченә керә.
5. Әлеге карар һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы үз көченә кергәннән соң, Татарстан Республикасы Ютазы район Советының «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уставын раслау турында» 2015 елның 11 сентябрендәге 43 номерлы карары һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2015 елның 18 декабрендәге теркәлгән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уставын, дәүләт теркәү № RU165430002015002 (Татарстан Республикасы Ютазы район Советының 2016 елның 5 декабрендәге 31 номерлы, 2017 елның 26 декабрендәге 40 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге карарны «Ютазы таңы» («Ютазинская новь») газетасында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә), Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча урнаштырырга, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Порталында Интернет-телекоммуникация челтәрендә http://jutaza.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырырга.
7. Әлеге карар рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көненнән үз көченә керә.
8. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башлыгы урынбасары З.М. Әгълиева