ЮТАЗЫ РАЙОНЫНДА БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАРЛЫК ХӘРБИ МЕМОРИАЛЛАРНЫ ТӘРТИПКӘ КИТЕРӘЧӘКЛӘР

2020 елның 10 апреле, җомга

Башкарма комитет җитәкчесе А. Ә. Шафигуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына районның мөмкин кадәр сыйфатлы итеп әзерләнергә тиешлеген искәртте. 2020 елның 9 маена фашизмнан азат итүче сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерүче барлык урыннарны тәртипкә китерергә кирәк, дип белдерде.

Чөнки бу очракта сүз "безнең аталарыбыз һәм бабаларыбыз турында" бара һәм башкача момкин дә түгел, соңыннан бу мемориалларга безнең балалар һәм оныклар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International