Төркем составына ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең җирлекләр белән эшләү буенча урынбасары З.В. Ильясов, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары М. А. Бәдриев, Ютазы районы имам-мөхтәсибе М. М. Мәрданшин керде.
Профилактик тикшерүләр барышында 10 мәчет тикшерелде. Күзәтчелек органнары тарафыннан янгын автоматикасы системалары булуга һәм аларның төзеклегенә, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин ителешнең булуына һәм төзеклегенә, объектларны кирәкле күләмдә беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә, электр җиһазларының, эвакуация юлларының, биналарга керү юлларының торышына аерым игътибар бирелде.
Объектлар җитәкчеләре (имамнар) белән янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын чыккан очракта гамәлләр турында өстәмә инструктажлар үткәрелде.