"Гобәйди» комплексы Татарстанның 100 легендар брендына кертелде

2020 елның 10 апреле, җомга

ТАССРның 100 еллыгына республика халкы Татарстанның 100 легендар брендын сайлады.

Тавыш бирү 2019 елның декабреннән 2020 елның апреленә кадәр ике этапта узды. Проект - республиканың 100 еллык тарихын чагылдырган брендлар, компанияләр, оешмалар һәм сәүдә маркалары турында.

Татарстанда, шул исәптән Ютазы районында да,элек тә, хәзер дә данлы мсемнәре булган предприятиеләр һәм оешмалар шактый. Халыкның күпләп тавыш бирүе проектка тиешле резонанс һәм мавыгу өстәде. Нәтиҗәләр буенча республикабызның уңышларын һәм тарихи дәвамчанлыгын гәүдәләндергән 100 бренд сайлап алынды. Ютазы районы буенча мәдәни мирас объекты булып саналган «Гобәйди» мәдрәсәсе биналары комплексы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International