2016 елда Ютазы мәктәбе базасында «Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреңдениясе һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениясе белән берлектә «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы оештырыла.
Мәктәп урманчылыгы экологик тәрбия аша табигый мохит белән турыдан-туры аралашуга ярдәм итә. Ютазы мәктәп урманчылыгының җитәкчесе булып педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева тора. Мәктәп урманчылыгының составында 7-10 сыйныф укучыларыннан торган 17 укучы кергән.
Мәктәп урманчылыгы-мәктәп укучыларының иҗтимагый экологик-урман хуҗалыгы берләшмәсе. Урманчылыкның бурычлары-урманнарны яңадан торгызу, саклау һәм яклау эшендә практик ярдәм күрсәтү.
Мәктәп урманчылыгы ел әйләнәсендә эшли. Чаралар ел сезонына карап планлаштырыла. Елның җылы вакытында урманда практик эшләр, экскурсияләр, тәҗрибә уртаклашу өчен күрше районнарга экскурсияләр оештырыла.
Ютазы мәктәбе территориясендә һәм «Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениясенең Ютазы участок урманчылыгы чикләрендә укучылар агач үсентеләре утырталар. Практик дәресләр вакытында балалар таксацияләрне өйрәнәләр, агачларда агач массасы күләме, агачның ел саен күпмегә артуын билгелиләр. Урманның төп таксацион билгеләре - токым составы, яше, типы һәм үсеш шартлары белән танышалар.
Кышкы вакытта экологик класстан тыш чаралар, акцияләр, сыйныф сәгатьләре, мәктәп укучылары өчен әңгәмәләр үткәрелә, Ютазы авылы халкы өчен табигатьне саклау акцияләре оештырыла, үз чаралары аша табигатьне саклау идеяләрен пропагандалый.
Мәктәп урманчылыгы әгъзалары янгынга каршы пропаганда, урманны чистарту, яңа ел чыршыларын үз белдегең белән кисмәү буенча агитация эшләре алып баралар...