
Сәләт - ул яшерен сәләтләрне ачу, рәхәтләнеп ял итү, булган куркуларны җиңеп чыгу мөмкинлекләре булдырылган күп телле мохит.
Җәйге ял
Лилия ГӘРӘЕВА
Урамда кояш көннән-көн ныграк карый, ә бик тиздән укучыларның көтеп алган җәйге яллары башланачак. Җәеңне ничек файдалы итеп уздырырга, үзеңә яңа дуслар табырга һәм шул ук вакытта үзеңне кирәкле итеп тоярга мөмкин булуы турында Мәскәү шәһәренең Халыклар дуслыгы Россия университетының икенче курс студенты һәм шул вакытта җәйге чорда Сәләт лагерында әйдаман булып эшләүче Ринат Камаевтан белештек.
Тумышы белән Акбаш авылы егете ул. Җиденче сыйныфка кадәр Акбаш мәтәбендә укыган, аннары Бөгелмә шәһәрендәге татар-төрек лицеенда укуга күчә. Аны уңышлы гына тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә югарыда әйтеп узган университетнең инженерия академиясендә «Нефтьгаз эше» юнәлеше буенча белем ала.
Ринат, укудан тыш һәр ел «Сәләт лагеры» белән мавыга. Сәләттә ул әйдаман буларак 2019 нчы елдан. Беренче тапкыр сәләткә сәлкеш буларак бөгелмә аланына гариза язып эләгә. Бик ошагач, икенче елны да бармыйча кала алмый. Хәзер инде яше чыгу сәбәпле, лагерьга бала буларак бара алмый. Шуңа күрә үзен әйдаман буларак сынап карарга була. Ул әйдаманнар өчен махсус мәктәп, барырга теләгән аланнарның башҗитәкләре белән әңгәмә үтеп, балаларны тәрбияләүдә, аларга хис-кичерешләр, якты мизгелләргә бай булган ялларын үткәрергә ярдәм итәргә әзерлек уза.
ярты ел алдан ук башланган әзерлектә актив катнашу, проблемаларыңны читкәрәк куеп, җаның-тәнең белән елмаем тору көчне күп ала, ләкин сиңа бумеранг булып кайткан балалар мәхәббәте боларның барысын да мең тапкыр каплый, минуслары онытыла,- дип лагерьдан алган хис-кичерешләре белән уртаклаша Ринат Камаев.
Аның сүзләренә караганда, әйдаман булып ешрак бала чакта сәләткә гашыйк булган егет-кызлар бара икән. Әмма, кирәкле әзерлекне үткән очракта, һәрбер теләгән кеше бу эшкә тотына ала. Сәләт сменалары ел дәвамында бара. Төп сменалар, әлбәттә җәйге айларга туры килә. Сменалар Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдә үтә. Ринат, мәсәлән, үткән елны Азнакай районында узган Сәләт-Азнакай аланында эшләгән. Агымдагы елда исә Яр Чаллы шәһәрендә узачак «Сәләт Тел» һәм Азнакай районында үткәрелә торган Сәләт-Азнакай аланнарына барырга планлаштыра.
Сменаларга әзерлек өстендә үз эшен чын-чынлап яраткан, татар телен яхшы дәрәҗәдә белгән, креатив, актив яшьләр уздыра. Сәләтнең үз гимны, маршы, низәмәтләре бар икән. Ул үз эшен 1994нче елдан башлаган. Хәзер инде ул кечкенә лагерьдан бер җәй эчендә меңләгән баланы кабул итә торган бик зур оешма. Ничек эләгеп була соң әлеге мавыктыргыч сменаларга?
Балаларга сменаларга барыр өчен portfolio-selet.ru сайтына кереп, гариза тутырып, сайлап алу этапларын үтәргә кирәк. Исемлеккә эләксәң, син бу аланга эләккәнсең дигән сүз. Барлык тулы информацияне “Сәләт”нең рәсми сайтларында, ВК группаларында, Инстаграм челтәрендә карап була. Сүз уңаеннан, яшь ютазылылар, гаризалар кабул итү кампаниясе хәзер дә дәвам итә.
төрле формунарга бара алалар. Форумнар төп сменаларга караганда кыскарак, ләкин алар шулай ук искиткеч ял итү мөмкинлеге тудыра. Мавыктыргыч дәресләр, ел саен яңартылып торган күңел ачу программасы, ниндидер өлкәдә бай тәҗрибәсе булган кызыклы кешеләр белән очрашу – моның барысы да лагерь үз алдына куйган максат һәм бурычларның берничәсе генә, - ди агымдагы елда Яр Чаллы шәһәрендәге сәләт аланында әйдаман булачак Ринат Камаев.
Өземтә
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елда районның “Дубравушка” балалар лагерында 275 бала ял итәр дип планлаштырыла. Моннан тыш авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендәге лагерьларга һәм санаторийларга путевкалар да еш булып тора икән. Мәгариф бүлеге аша “Сәләт” аланнарына эләгү мөмкинлеге дә бар. Димәк, кемнең җәен файдалы һәм кызыклы үткәрәсе килә, моның турында алдан кайгыртырга кирәк.